Азнакайда яшәүче 103 яшьлек сугыш ветераны да сайлаулардан читтә калмады
Гайнулла ага Әюпов районыбызда исән-сау булган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны.
Фронт юлын машинасында корал ташып үткәргән Гайнулла ага тыныч тормышта да яраткан һөнәренә тугры кала, гомер буе ПАТП да шофер булып эшли – нефтьчеләр вахтасын, маршрут автобусын да йөртә. 103 яшьтән күптән узса да барысын да таң калдырырлык яхшы хәтерле, камил акыллы Гайнулла Әюпов. Әле дә ил-көн яңалыклары белән даими танышып бара, сайлауларны да ел саен көтеп ала. Сәяси вакыйгадан быел да читтә калмады ветеран. Сайлау участогы вәкилләре аның өенә килделәр.
- Бик матур яшәдек, Аллага шөкер. Инде балаларыбыз, оныкларыбызның тормышы имин, матур булсын иде, - дип изге теләкләрен тели-тели төшерде тартмага бюллетенне Гайнулла ага.
Тулырак:
https://aznakaevo-rt.ru/news/vybry-2021/aznakaida-ias..
Оставить сообщение: