icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
03:22
Суббота, 16 Августа
Рекламный баннер 990x90px top

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда күренекле шәхес, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп китаплар авторы, озак еллар район башлыгы вазифасын башкарган Әнәс Гатуф улы

15:39 14.08.2025 16+
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда күренекле шәхес, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп китаплар авторы, озак еллар район башлыгы вазифасын башкарган Әнәс Гатуф улы Исхаковны искә алу кичәсе узды. "Җырларым калса иде" дип аталган әлеге чара аның тууына 80 ел тулуга багышланды.

Кичәдә Әнәс Исхаковның тормыш иптәше Әкълимә ханым, балалары, якыннары һәм район халкы катнашты. Аның белән озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре Әнәс әфәнденең игътибарлы, киң күңелле һәм оештыру сәләтенә ия булуын ассызыкладылар. Истәлекләр белән бергә Әнәс Исхаковның шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Азнакай телерадиокомпаниясе тарафыннан әзерләнгән фильм да мәрхүмнең эшчәнлеген тулысынча яктыртты.
803

Оставить сообщение: