icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
23:11
Вторник, 12 Августа
Рекламный баннер 990x90px top

9 август көнне Татшуган авыл җирлегендә, җыр-моңга гашыйк күңелләрне бергә туплап, күренекле шәхес, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шәфәгать

14:49 11.08.2025 16+
9 август көнне Татшуган авыл җирлегендә, җыр-моңга гашыйк күңелләрне бергә туплап, күренекле шәхес, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шәфәгать Салиховның истәлегенә багышланган "Бер егет гармун сайлый" дип аталган фестиваль гөрләде.

Бу көнне аның якыннары, авылдашлары, кадерле дуслары һәм бергә укыган классташлары җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов һәм Татшуган авыл җирлеге башлыгы Мансур Хәертдиновның җылы сәламләү сүзләре белән башланып киткән бәйрәм, республикабызның төрле төбәкләреннән килгән талантлы гармунчылар һәм Равил Галиев, Гөлдания Хайруллина кебек танылган артистларның моңлы чыгышлары белән бизәлде.

Татшуган халкы һәм бәйрәмне оештыручылар кунакларны ачык йөз, тәмле пылау һәм чәй табыны белән каршы алды. Бу көн Шәфәгать Салиховның якты истәлегенә багышланган күңелләрдә җылы хатирәләр уятты.
457

Оставить сообщение: